top of page

ОБО МНЕ

Мин - Хөснетдинова Рәфия Ринат кызы. Тумышым белән Баулы ягыннан. Яңа Чүте – минем туган авылым. Шушы авылда 10 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә шәһәренең  педагогия көллиятендә белем алдым. Көллиятне тәмамлагач, хезмәт юлымны шунда ук татар әдәбияты укытучысы булып башладым. 10 ел булачак укытучыларга белем бирдем. 2005 нче елда, читтән торып, Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамладым. 2010-2018 нче елларда  Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  2 нче лицейда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем. 2018 нче елда мәркәзебез Казанга күчкәч, хезмәтемне Казан шәһәре Совет районы татар телендә белем бирүче 149 нчы лицейда дәвам иттем. Бүгенге көндә дә әлеге лицейда хезмәт итәм.
2000 нче елдан бүгенге көнгә кадәр мин укытучы хезмәтендә. 23 ел сайлаган һөнәремә тугрымын, мөгаллимнәремдәге иң-иң матур сыйфатларны, үз күңелем чисталыгы һәм җылылыгын да өстәп, укучыларыма җиткерергә тырышам. 
Яраткан эшем, укучыларым булу белән мин бик бәхетле.

ЭССЕ

МОЙ ВЗГЛЯД НА МИР

Яшисең икән дөрләп ян,
Төтенендә пыскып ятма.

КНИГИ, КОТОРЫЕ СФОРМИРОВАЛИ МОЙ ВНУТРЕННИЙ МИР

  • Ф.Яруллин - “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Чәчәкләр моңы” 

  • Ф.Садриев - “Таң җиле”

  • Г.Әпсәләмов - ”Ак чәчәкләр”

Укытучы һәрвакыт балалар дип яши...
(Документ Microsoft Word, 50 кБ)

bottom of page